+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
28 Май 2022, 12:40

Тәрәзәдән атып, балага тидергән...

 26 майда Стәрлетамакта гадәттән тыш хәл булган.

Тәрәзәдән атып, балага тидергән...Тәрәзәдән атып, балага тидергән...
Тәрәзәдән атып, балага тидергән...
Шәһәр дәваханәләренең берсенә сигез яшьлек малайның әти-әнисе мөрәҗәгать иткән. Балага пневматик мылтыктан атканнар һәм башына тидергәннәр икән. Эшкә полиция кушылган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында аңлатуларынча, полиция хезмәткәрләре пневматикадан аткан кешене ачыклаган. Ул Стәрлетамакта яшәүче 18 яшьлек студент булып чыккан. Ул көнне ул Ходайбирдин урамындагы күпкатлы йорт фатиры тәрәзәсеннән аткан.

- Полиция хезмәткәрләренә яшь кеше балага очраклы рәвештә тидерүен аңлатты. Хәзерге вакытта процессуаль карар кабул ителә, - дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

фото: "Дорожный патруль Уфа"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас