+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
30 Май 2022, 07:08

Абыстай

Ул бер күрүдә түлсез хатынга дөрес диагноз куйды һәм догалары белән аңа бала бәхете кичерергә ярдәм итте.Фина белән Таһирның ничә ел өметләнеп көткән хыялы тормышка ашты: ниһаять, аерым фатир бирде­ләр. Ничә еллар буе өч бүлмәле фатирның бер бүлмә­сендә ике гаиләгә уртак кухня белән яшәү аларны туйдырган иде. Таһирның әнисе Сафияттәйнең пропискада торуы аркасында ике бүлмәлесен бирделәр. Беренче көннәрне үзләре дә ышанып бетә алмады, чөнки, балалары булмагач, бер бүлмәлегә дә риза иделәр, аерым гына булсын! Каты да ошады – бишенче. Гадәттә, Сафияттәй кыш көне ике ай чамасы аларда яши дә, калган гомере авылдагы кызы Нәсимә янында үтә. Шәһәрне яратмаганнан түгел, килене Финаны үз итмәде ул. Таһиры тыңламады шул: улын ахирәте Хәдичәнең кызы Лизага өйләндерергә теләгән иде. Әмма Таһир армиядән кайткач, башкалада аш-су осталары әзерләүче училищеда укып йөргән югары оч Хәким кызы Финаны озата башлады.

АбыстайАбыстай
Абыстай
Көнгә чыкса, Сафияттәй Лизаны теленнән төшермәде. Ләкин Таһир әнисен ишетергә дә теләмәде.
Бераз колхозда эшләп йөргәннән соң, улы шәһәргә китеп барды. Зур булмаган бер оешманың җитәкчесен йөртергә урнашты. Фина укуын бетер­гәч, туй ясап өйләнештеләр.
Кыз сорарга баргач та, туйда да Сафияттәй кара коелып утырды. Колхозның баш бухгалтеры Ибрай, сатучы Хә­дичә белән кода-кодагый булып яшәү өмете Лиза кияүгә чыкмыйча сүнмәде.
Фина белән Таһирга тормыш башлап китүләре җиңел булмады. Беренче елларны фатирдан фатирга йөрделәр. Эшләгән акчаларының фатир хакын түләүгә китүенә эчләре пошып: “Эх, кооператив фатир алырга түләп барырлык хут булса иде”, – дип куйган чаклары да булды. Са­фият­тәй Таһирның җиденче класстан бирле җәйләрен комбайн ярдәмчесе булып, армиягә кадәр, аннан кайткач та эш­ләп, кассага җыеп барган акчасын, аларга бирергә ашыкмады. Таһир сугыштан кайтмаган әтиләре өчен дә дөнья­ларын алып барган әнисеннән акчасын сорарга оялды. Са­фияттәй бераздан ул акчаларны ире белән ике бала үстергән кызы Нәсимә исе­менә күчертте.
Ил өстендә чыпчык үлми дигәннә­ре дөрес икән. Бер­ничә елдан Таһирга эшеннән уртак кухня белән булса да бер бүлмә бирделәр. Ашха­нәдә пешекче булып эшләгән Финаны да, ашханә мөдире итеп үрләткәч, тормышлары җиңеләеп китте.
Фина ике бүлмәле фатирга күчен­гән вакытта чираттагы ялын алды. Иң беренче итеп Коръән мәҗлесе уздырып алырга булдылар. Икесенең дә әниләрен (Финаның әтисе күптән мәрхүм иде), олы яшь­т­әге туган-тума­чаларын чакырдылар. Яңа күршеләре Зөһрә икенче катта Шәмсия исемле абыстай яшәгәнен дә әйткәч, Коръән укырга шул абыстайны чакырырга булдылар.
Фина үзе бик уңган, оста булса да, булышырга дип энесенең институтта укыган ике кызын чакырган иде. Алар килгәч, Фина Шәмсия абыстай яшәгән фатирга төшеп китте.
Ишекне унбиш яшьләр чамасындагы ир бала ачты. “Оныгыдыр, без­нең дә балабыз булса, нәкъ шушы ча­ма булыр иде, Аллаһ бирмәде шул”, – дип уйлап куйды Фина.
– Исәнмесез! Бишенче каттан, 38нче фатирдан мин. Шәмсия абыс­тайга йомышым бар иде, мөмкинме?
– Әбием янынамы? Керегез.
Фина онык артыннан зал ягына иярде. Тәрәзә төбен­дәге гөлләр­нең яфракларын чистартып торган Шәм­сия абыстай Фина белән әллә кайчангы танышы кебек исән­ләште. Ягымлы йөзле, җый­нак гәүдәле абыс­тайга карап: “Бигрәк яшь күренә, Коръән укуы дөрес микән?” – дип уйлап куйды Фина.
– Яшем бар минем, сиксәнне уздым, балам.
Фина сискәнеп китте. Уйларны укыймы әллә?
– Әйдә, утыр, балам, ачу­ланмасаң, бер сүз әйтәм.
Фина диван читенә кыяр-кыймас кына килеп утырды. Эченә бераз курку да килеп керде: абыстай ничек­тер аңа бик текәлеп карый төсле тоелды.
– Балагыз булмаган бит сезнең. Нигә сәбәбен ачыкламадыгыз?
Фина кинәт кенә биргән сорауга нәрсә дип җавап би­рергә белми торды. Нигә сәбә­бен ачыкламадыгыз, диме? Беренче елларны, кеше өс­тен­дә фатирда торганда, авырга калмаганына сөенеп йөрде ул, врачка-мазар күре­неп тә мәшәкать­лән­мәде. Өч ел яшәгәннән соң, врачка кү­ренгән иде, бала таба аласың, ирең килсен, диде­ләр. Тик Таһир дәваха­нәгә бармады. Финаны да бала со­рап җәфала­мады. Бүген кырыкны куганда бала алып кайту өмете икесендә дә сүрел­гән иде инде.
– Сездә бит врач чире булмаган, балам.
– Нәрсә булган соң, әллә бозым-фәлән булганмы? Инәй дә шулайрак әйтә торган иде өйләнешкән елларны.
– Беренче кичегездә үзегез генә кунмагансыз, бер яшь бала булган. Балагыз булмасын өчен бала белән бозганнар сезне.
Фина ышаныргамы, ышанмаскамы, дигәндәй, абыстайга карап куйды. Чынлап та ул кичне Нәсимәнең өч яшьлек кызы Рәфинә алар янында кунды.
Кайнанасы Сафияның: “Ул сезгә комачауламас, бик тиз йоклап китә, төнлә уянмый”, – дигәне әле дә хәтерендә.
Финаның күзләрендә очкыннар кабынып, битләре алланып китте.
– Абыстай, безнең балабыз булачакмы?
– Догалар белән Аллаһтан сорагыз, Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгалә яр­дәм итми калмас…
Фина Шәмсия абыстайдан ише­т­кән­нәрен иренә сөйләргә икеләнде. “Ир-ат мондый нәр­сәләргә ышанамы? Фатир котларга килгәч, туган апа бе­лән киңәшләшермен әле, ни дисәң дә, ул олы кеше. Догасы ничегрәк икән? Ярый, анысын инәй дә белә тор­гандыр, сорармын”, – дигән уйлар белән чикләнде.
Шаулап-гөрләп өй туе мәҗ­­­лесләре дә узып китте. Финаның яллары бетеп, эшкә чыкты. Тормыш аларны үзе­­­нең мәшәкатьле кочагыннан чыгармыйча, алга тәгәрәтте. Абыс­тай­ның: “Догалар белән Аллаһыдан сорагыз, Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгалә ярдәм итми калмас”, – дип биргән ки­ңәше дә әкренләп онытылды, туган апасы белән дә ир­кенләп бу турыда сөйлә­шер­гә җае чыкмады.
“Бар да яхшы инде, шөкер, балабыз гына юк”, – дип көрсенеп алды бүген кич эштән кайтканда Фина. “Әллә бу ялда тагын абыстай янына кереп, сөйләшеп чыгасы инде, нинди догалар укырга кирәк икәнен дә язып алырмын. Йә, шулай итим әле, инәй әйт­мешли, Аллаһ боерса, Аллаһ боерса! Кызыбыз булса иде. “Кыз бала өйгә бизәк”, – диләр бит. Алай дисәң, авылдагы бер түтәсе алты кызын да кияүгә биргәч: “Атадан алтау тусаң да, үз улың булмаса, ялгызсың”, – дип кү­решкән саен әйтә. Шулай уйларына бирелеп, тукталышын узып киткәнен дә сизми калды. Инде ярты еллап монда яшә­сәләр дә, һаман да өйрәнеп бетеп булмый шул әле. Га­дәттә, Та­һир иртәрәк кайта һәм аны каршы алырга килә, чөнки кайбер көннәрдә сумкалар бигрәк авыр була. “Бүген сумкам авыр түгел”, – дип, Фина үтеп киткән тукталыш арасын җәяү генә атларга уйлады. Үкчәле итек­ләре бе­лән кардан әллә ни майтарып булмаса да, булдыра алган кадәр тырышты, тирләп чыкты. Үзләренең тукталышына ун минут дигәндә килеп тә җитте. Тик анда Та­һир күренмәде. “Әллә эшендә бер-бер хәл булдымы? Алай дисәң, эш телефоныма шал­ты­ратып әйткән булыр иде. Ярый, хәер­легә булсын, башка язмаган уйлар килеп тик тора, бәлки көткән-көткәндер дә кайтып киткәндер”.
Подъездлары каршында кешеләр җыелып торганын күргәч, Финаның йөрәге “жу” итеп китте. Тирләгән аркасына боздай салкын су сипкән кебек булды. Халык арасыннан күзләре белән ирен эзли башлады. “Уф, әнә басып тора ич! Котымны алды!” Фина­ның йөзендә: “Нәрсә булган, нишләп халык җыел­ган?” – дигән сорау аермачык күренеп ятканга, ире пышылдап диярлек аңлатып бирде. “Шәмсия абыстай китеп барган. Ярдәм кирәк булса дип, күрше-тирә сөйләшеп тора идек, сине каршы алырга да шу­ңа баралмадым”. “Шәмсия абыстай?!” – дип кабатлап сорады Фина. “Әйе”, – дигән раслау алгач, иң кирәк кешесен югалтканын аңлап, сыгылып төште. Икенче көнне Шәмсия абыстайны туган авылына алып кайтып җирлә­де­ләр. Фина белән Таһир күрше-күлән­нәр белән аны шәһәрдәге йортыннан мәң­гелек юлына озатып калды.
Атна-ун көн узгач, абыс­тайның килене Талия ханым Финага эченә ниндидер язу салынган конверт кертте. “Әнкәй, вафатын сизенгәндер, мине күмгәч, тапшырырсыз, дип, сезнең исемне һәм фатир номерын әйтте”.
Фина алтын тавына юлыккан кебек, конвертны ачып, эчендәге язуны йотлыгып укырга кереште. Анда ул укырлык һәм аңларлык итеп догалар языл­ган иде. “Рабби һәбли минасса­лиһин” (И, Раббым, Син миңа изге ба­ла бир). “Рабби ләә тәзәрнии фәрдәүв-вә әңтә хайруль-вәәрисиин” (Әй Раббым! Ми­не бер ялгызымны калдырма, миңа бер бала бир. Чөнки Син варис­ларның иң хәерлесе).
Бер елдан соң Таһир бе­лән Фина яшәгән фатирдан яшь бала елаган тавыш ише­телә башлады.

Люция Әблиева.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас