+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
30 Мая 2022, 07:45

Дүртөйледә таксистны үтерүчеләр җәза алды

Таксистның үзе белән нибары 400 сум акчасы булган...

Дүртөйледә таксистны үтерүчеләр җәза алдыДүртөйледә таксистны үтерүчеләр җәза алды
Дүртөйледә таксистны үтерүчеләр җәза алды
Бу коточкыч вакыйга узган елның 22 июлендә булган иде. Башкортстан Югары суды киң яңгыраш алган бу җинаять эшенә нокта куйды.

Мәгълүм булуынча, Дүртөйледә яшәүче 27 яшьлек ир-егет өендә хәмер кулланган, ул беткәч, тагын акча табу планын уйлап тапкан. Ярдәм сорап, ул 56 яшьлек иптәшенә юл ала: әшнәләр бергә такси чакыртырга, ә автомобиль кеше яшәми торган урынга килеп җиткәч, таксистны бау белән буып үтерергә, аның табышын һәм машинасын алырга, соңгысын сатарга һәм эчемлек сатып алырга ниятлиләр.

Кызганычка каршы, аларның ниятләре тормышка аша: башта таксистны кыйныйлар, аннары аны буып үтереп, мәетен чокырга ташлыйлар.

Аннары бу адәм актыклары урланган автомобильдә качарга булган. Әмма Күккуян авылы янында машинаны үтерелгән таксистның дусты күреп ала һәм, руль артында таныш булмаган кешене күреп, полиция чакырта. Үтерүчеләр качып китәргә маташса да, бик нык исерек булу сәбәпле, машина белән юл читенә барып төшкәннәр һәм аларны оперативниклар тоткарлаган.

Тикшерү барышында алар таксистны үтерергә теләмәвен, ә аның автомобиленә ия булу турында гына уйлауларын белдергән. Нәтиҗәдә, суд икесен дә үтерүдә һәм автомобильне урлап китүдә гаепле дип тапкан һәм берсен – 19, икенчесен 12 елга катгый режимлы колониягә озаткан.

Үтерелгән таксистның кесәсендә нибары 400 сум акчасы булганлыгы билгеле...

фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас