"Мин үлгәч, кабер өстенә гөлҗимеш куагын утыртыгыз. Гөлҗимешне оҗмаһ гөле, диләр. Әллә нинди зур агач утырта күрмәгез, балам. Зур агачларның тамырлары бигрәк тирәнгә китеп үсә...", - ди иде картәни исән чагында.
Чыннан да, кабер өстенә нәрсә утыртырга ярый соң?
Бүген зиратлардагы зур агачларны кисү - гадәти күренеш. Моны зиратлар ташландык булып утырмасын, җыештырганда кыенлык тудырмасын өчен башкаралар. Хәзер кайбер зиратларда хәтта андый агачларны утырту тыела да.
Дин әһелләре бу сорауга ничек җавап бирә соң?
"Кабер өстенә күпьеллык чәчәкләр, куаклар утыртырга ярый. Тере чәчәк утыртсаң, шул чәчәкләр шиңгәнче мәрхүмгә савабы бара. Иң мөһиме - бер каберлеккә утырткан чәчәкләр, куаклар, таралып, күрше каберлекләргә комачауламасын".
⠀
"Кабер өстенә ел саен чәчәкләр утыртырга ярый. Тик чәчәк утырттым дип кенә әрвахлар рухына дога кылу турында онытмагыз. Доганы үз сүзләрең белән татарча да кылырга була, гарәпчә дә. Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча, Коръән укыгач, дога кылган вакытта аның савабын үлгән кешеләргә багышлыйлар. Кабер әһелләре безнең догаларга мохтаҗ", - дип яза "Дин вә мәгыйшәт".
Фото: artfile.ru