+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
31 Май 2022, 04:55

Өеннән янган киемдә йөгереп чыккан...

Күршеләре ялкынны сүндергән сүндерүен...

МЧС по РБМЧС по РБ
Фото:МЧС по РБ

30 майда көндез Ишембайдагы 1нче Яр буе урамы буенча урнашкан торак йортта янгын турында хәбәр килгән. Урынга кичекмәстән янгын сүндерүчеләр чыккан.

"Ут йортның өй алдына зыян китерүе ачыкланды. Янгын нәтиҗәсендә 86 яшьлек хатын-кыз зыян күрде. Шаһитлар сүзләренә караганда, янгын сагы килгәнче үк ул урамга янган киемдә йөгереп чыга, күршеләр шунда ук ялкынны үзләре сүндерә.

Кызганычка каршы, берникадәр вакыт узгач, медиклар хатынның үлемен билгеләде", - дип хәбәр иттеләр МЧСта.

Хәзер бу хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас