+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
31 Май 2022, 08:10

Мошенникларга 6 миллион сум акчасын күчергән

Алты миллион!!!! 600 сум да, 600 мең дә түгел! Алары да жәл!

Мошенникларга 6 миллион сум акчасын күчергән
Мошенникларга 6 миллион сум акчасын күчергән
Уфа полициясенә мошенниклык очраклары турында хәбәрләр килүен дәвам итә.
 
Әйтик, шәһәрдә яшәүче 62 яшьлек хатын-кыз үзен банк хезмәткәре итеп таныштырган билгесез кеше белән телефон аша сөйләшкән. Соңгысы хәбәр иткәнчә, имеш тә, мошенниклар аның исәбеннән акчасын алырга омтыла. "Банк хезмәткәре" хатынны кредит рәсмиләштерергә һәм бөтен акчаларны "имин" исәпкә күчерергә ышандыра. Акчалата операциядән соң билгесез кеше элемтәгә керүдән туктый. Хатын 6 миллион сумнан артык акчадан мәхрүм калган.

Шулай ук Уфа полициясенә 30 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Социаль челтәрләрдә ул 16 500 сумга маникюр өстәленә заказ биргән. Хатын кирәкле сумманы сатучыга күчергәч, аннары тегесе элемтәгә керүдән туктаган. Җинаять эше кузгатылган.

Уяу булыгыз! Сезгә законсыз операция ясау турында әйтеп шалтыратсалар, әңгәмәне өзегез! Акчагызны бернинди исәпкә дә күчермәгез, билгесез затларга телефон аша шәхси мәгълүматларыгызны, шулай ук банк реквизитларын хәбәр итмәгез. Билгесез реквизитлар буенча акча күчергәндә уяулыкны саклагыз, тикшерелгән сайтлардан гына файдаланыгыз!

Фото:polit74.ru  

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: