Бу җан тетрәндергеч язма белән хатын-кыз "ВКонтакте" социаль челтәреннең "Подслушано Уфа" төркемендә уртаклашкан.
- Кызганычка каршы, ирләремнән уңмадым. Беренчесе дә, икенчесе дә спиртлы эчемлекләр эчәргә яратты. Беренче ирем исерек баштан үзенә кул салып үлде. Икенче ирем белән 5 ел бәхетле тормыш кичергәннән соң, аның әнисе үлеп китте. Бу югалтуны ул бик авыр кичерде. Шул вакыттан башлап спиртлы эчемлекләр белән мавыга башлады.
Төнлә дә йоклый алмады. "Бөтен нәрсә әнине хәтерләтә", - дип зарланды.
Бер көнне мин эштә булганда өйгә ут төрткән. Имеш, шулай ул булган проблеманы хәл иткән. Шулай итеп, без 8 яшьлек бала белән урамда торып калдык. Аллаһка шөкер, туган авылымда йортыбыз бар. Баламны алып шунда кайтып киттем.
Иремә: "Эчүеңне ташлагач, кайтырсың", - дидем. Көн дә балам белән тәрәзәгә карап аны көтәбез. Кайтмый гына... Исән булсын..." - дип язган ул.
Фото: Pixabai.com