Бер гаиләне һәм автомобильне урлаган өчен суд Белоретта яшәүче 24 һәм 28 яшьлек кешеләргә хөкем карары чыгарган. Бу турыда Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Бу хәл узган елның 7 августында булган. Әбҗәлил районыннан ир белән хатын, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итеп, аларны, шулай ук хатынның 31 яшьлек сеңлесен һәм машиналарын өч билгесез ир-егет урлавын белдергән.
Ир белән хатын алардан кача алган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән, тик өченче зыян күрүче котыла алмаган. Тикшерүчеләр кичектергесез тикшерү-оператив чаралар комплексы оештырган, нәтиҗәдә, өч фигурант та шул ук көнне ачыкланган һәм тоткарланган, ә урланган хатын-кыз азат ителгән.
Гаепләнүчеләр үз гаепләрен таныган. Суд аларны 7 һәм 8 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Хәзерге вакытта җинаять эшенең өченче фигуранты эзләүдә.
Фото: башньюс