+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 июнь 2022, 09:20

"Кызымны югалтканны белгәч, яшисем килмәде..."

9 майда гаиләсе белән авыр һәлакәткә тарыган Раевка авылында яшәүче 29 яшьлек Мәдинә Гыйләҗетдинова, ниһаять, аңына килгән.

"Кызымны югалтканны белгәч, яшисем килмәде..."
"Кызымны югалтканны белгәч, яшисем килмәде..."

Ул битараф булмаган халыкка рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итә. Хатын-кыз янган автомобильне сүндерергә һәм зыян күрүчеләрне салоннан тартып чыгарырга ярдәм иткән, ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерүчеләрне чакырткан, шулай ук зыян күргән гаиләгә дога кылган һәм ярдәм иткән шоферларга рәхмәт белдерде.

"Безнең хәлдә мин авариядә ярдәм итүчеләрне генә түгел, ә туганнарны, дусларны , танышларны, хезмәттәшләрне дә батыр дип саныйм. Рухи яктан, матди яктан ярдәм итүчеләр, безнең өчен дога кылучылар. Һәр көнне туганнарыбызга ярдәм сүзләре яздылар. Чөнки кызымның үлеме турында белгәч, минем яшисем килмәде. Нәкъ менә сезнең ярдәм миңа көч бирде. Барыгызга да зур рәхмәт!" - дип язган Мәдинә социаль челтәрләрдә.

9 майда Әлшәй районында зиратка барганда аларга чит ил машинасы килеп бәрелә. Соңгысында утырган водитель белән пассажир шунда ук үләләр. Гыйләҗетдиновларның 10 яшьлек кызлары һәлак була. Ә ир һәм 19 атналык авыры булган хатын исән калдылар.

фото:  newsbash.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: