+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
2 июнь 2022, 08:00

"Исән булганда аңламадык..."

 Тәтешледә легендар җырчы Хәния Фәрхинең туган көне уңаеннан матур чаралар үтте. Аларда Айдар Галимов та катнашты.

"Исән булганда аңламадык..."
"Исән булганда аңламадык..."
"Дөресен әйткәндә, мин һаман ышанып бетә алмыйм. Инде ышанырга да вакыт. Һаман Казан урамнарында килеп чыгар күк. Сәхнәләрдә килеп чыгар кебек, залда утырыр кебек, шалтыратыр кебек.

Тагын бер күренеш - Хәниянең элек ишетмәгән җырларын ишетә башладым. Аның бит без бөтенләй белмәгән җырлары булган икән. Без һәрвакыт популяр җырлар дибез, һәрвакыт хитлар турында сүз алып барабыз һәм шуңа күрә кайбер җырчыларның 3-4 җырын гына беләбез, ә калганнарына игътибар да итмибез. Менә хәзер ул булмагач, аның җырлары бөтенләй башкача яңгырый икән. Аның мәгънәсе шулай икән, дибез, ә ул исән булганда ни өчен без аны аңламадык икән дигән сорау туа.

Хәния Фәрхинең дуслар, тормыш, үткәннәр, киләчәк, бәхет турында искиткеч җырлары бар һәм алар башкача яңгырый. Алар хәзер васыять кебек тә, киңәш кебек тә, кемгәдер тәнкыйть кебек тә яңгырый - акылыгызга килегез, дигән кебек тә ишетелә кайбер җырлары.

Мин Хәнияне югалтуны бик авыр кичердем, кичерәм һәм алдагы гомеремдә, алдагы иҗат гомеремдә, Алла бирсә, ул эшләмәгән эшләрне, ул үтмәгән юлларны, ул табып өлгермәгән тамашачыларны, табарга язсын. Җырларым, эшчәнлегем белән аның исемен тагын да кабатларга һәм аның уйларын, теләкләрен, аның образын, эшчәнлеген, аның исемен югалтмас өчен ниндидер роль уйныйсы килә.

Мин аны озатканда шушы сүзләремне әйттем: «Хәния, син җырламаган җырларны, син эшләмәгән эшләрне, син үтмәгән юлларны әле үтәсе бар. Үзебез өчен генә түгел, синең өчен дә үтәсе бар». Шул сүзгә тугры калырга язсын, дип тә әйтәм", - дигән Айдар Галимов әлеге чарадан соң.

Фото: социаль челтәрләрдән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: