

Җәйге матур вакыт. Ял көнендә мине аэродром урнашкан гарнизонда патрульгә билгеләделәр. Разводтан соң ике патрульный солдат белән билгеләнгән маршрут буенча йөрибез. Караңгы төшә башлады. Көньяк киңлекләрдә эңгер-меңгер вакыт бераз гына булып ала да караңгы тиз төшә.
Солдатларга кино күрсәтә торган урынга килдек. Ул күп кеше сыйдырышлы, ачык һавада урнашкан. Солдатлар онытылып кино карый, барысы да тәртиптә. Шушы урыннан читкәрәк киткән идем, үз колагыма үзем ышанмый торам – кемдер гармунда татарча көйләрне сыздыра! Гарнизонны уратып алган койманың тышкы ягында бит бу... Ирексездән аякларым коймага таба атлады. Күмәк уен-көлке авазлары икенче яктагы кешеләрнең күплеге турында сөйли иде.
Таш койма шактый биек, буем озын булса да, сикергәләп тә бернәрсә дә күрмәдем, өстәвенә, караңгы. Читтәрәк койма аша чыга торган яшерен тишек барлыгын белә идем. Патрульный солдатлар белән шул урынга киттек. Анда барып җитә алмадык, тишектән керүчеләрне күреп, электр баганасы төбендә туктап калдык. Багана башына яктырткыч фонарь куелган, без ут яктысы төшми торган караңгы урынга бастык.
Койма тишегеннән керүчеләр солдатлар булып чыкты. Алар, сафка өчәр кеше басып, колонна белән безнең якка тротуар буйлап килә башлады. Колонна багана янына килеп җиткәч, мин: “Стой! Кто идет?” – дип, каршыларына чыгып бастым. Кинәт кенә алларында патруль пәйда булгач, утызлап кешедән торган төркем сүзсез туктап калды. Унбиш-егерме секундлап вакыт узгач, трико һәм футболка кигән бер егет, сафтан җитез генә чыгып, алдыма килеп басты. Ул: “Иптәш лейтенант! Сез бит беренче эскадрильядан?” – дип сорады. Үзен очарга өйрәнергә килгән курсант дип таныштырды. Сөйләшә башладык. Сөйләшү әле урыс телендә барды.
Сафта чыш-пыш сөйләшкән солдатлар батырая төште. Сүзләре аңлашылырлык ишетелә башлады. Саф татар телендә сөйләшәләр. Бөтен төркемнең татар телендә сөйләшүен ишетү минем өчен көтелмәгән сюрприз булды. Күңелемне сүз белән аңлатып бирә алмаслык дулкынлану, дөресрәге – горур да, сөенечле дә тойгылар биләп алды. Һәм мин, татарчага күчеп: “Нәрсә эшләп йөрисез?” – дип сорадым. Татарча эндәшкәнне ишеткәч солдатлар мине шундук уратып алды һәм танышу китте.
Спорт формасындагы егет үзен: “Гыйззәтуллин Гена, Актаныштан”, – дип таныштырды. “Актаныш” сүзе минем өчен аеруча якын һәм үз булып яңгырады. Чөнки, беренчедән, Татарстандагы район үзәге Актаныш минем туган авылымнан турыга унсигез генә километр; икенчедән, өлкән авылдашлар Актанышны зурлап, ихтирам белән телгә алалар иде, шуңа Актаныш балачактан ук күңелемә тылсымлы җир кебек сеңеп калган; өченчедән, әткәм Зыязетдинов Акмалетдин – сугыштан соңгы елларда Актаныш Сабантуенда милли көрәш буенча җиде тапкыр батыр булган кеше.
Гыйззәтуллин җыелуның сәбәбен кыскача гына аңлатып бирде. Ул безнең полкны хезмәтләндерүче батальондагы сакчылар ротасында хезмәт итүче татар егетләре белән танышып алган. Алар Татарстаннан, бер чакырылыш солдатлары, өч дистәгә якын кеше. Хат аша шушы көнне Актанышта Сабантуй икәнлеген белгән һәм нарядта булмаган татар солдатларын җыеп бәйрәм ясаган. Көндез, ун-егерме тиен акча җыеп, призлар алуны оештырган. Призлар нинди, дисезме? Энә-җеп, тарак, теш пастасы һәм башка солдат кирәк-яраклары. Уеннарда, ярышларда катнашмый калган һәм бүләксез кайткан кеше юк. Үткәрелгән бөтен чаралар да милли моңнар белән бизәлеп барган.
Барлык егетләрнең дә кәефләре күтәренке, йөзләре балкып тора. Балкымаслыкмыни, аларның һәрберсе әле генә халкыбызның борынгы йоласы – Сабан туенда катнашып күңелләре белән туган якларын гизгән һәм алларында торган бурыч – хәрби хезмәтнең төрле сынауларын уңышлы үтәрлек рухи көчләрен баеткан.
Әйе, Сабантуй – гомум һәм милләтара бәйрәм. Бүген аны Башкортстанда һәм Татарстанда да, Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта да, Русиянең һәм дөньяның башка төбәкләрендә дә бәйрәм итәләр. Ләкин илле ел элек туган җирдән читтә (минем очракта – Каф таулары артында) милли йолабызны үткәрү дә, ана телебездә сөйләшүчеләрне очрату да зур вакыйга иде.
Хәрби хезмәтне тәмамлагач, 1994 елда Югары Яркәйгә кайтып урнаштык, коммуналь хуҗалыкта эшли башладым. 1999 елда тәҗрибә уртаклашырга Актаныш коммуналь хуҗалыгына бардык. Визитның рәсми өлеше беткәч, безне озатып йөргән директор һәм мастерларга армиядә булган Сабантуй вакыйгасы турында сөйләдем. “Гыйззәтуллинның исеме – Гена”, дип, берничә тапкыр кабатладым. Аның кемедер почтада эшли иде, булса кирәк, дип, исемдә калганнарны җиткердем. Сөйләгәнне тыңлап торган коммуналь хуҗалык директоры Валерий Миркасыйм улы (хәтерем ягышмаса, исем-шәрифе шулай иде бугай) “Бәй-бәй, ул – минем икетуган абыем Гавис бит! Ирмәштә туып-үскән”, – дип әйтеп салмасынмы!
Аның сөйләве буенча, Гавис хәрби очучы булган, запаска чыгарылгач, Казанга кайтып төпләнгән, ДОСААФ оешмасына эшкә урнашкан. Соңгы елларда, Актаныш Сабантуен ачканда парашют белән сикерүчеләрне Казаннан алып килеп, сикерү вакытында парашютчылар белән җирдән идарә итүче җитәкче булган.
Ирмәш егете Гавис Гыйззәтуллинның бу язмамдагы эчкерсез гамәлләре – күпләр өчен үрнәк. Халкыбызның йолаларын Гавис кебек егетләр саклый. Хәтта Каф таулары артында да! Хәтта армия уставын бераз бозып булса да! Рәхмәт аларга!
Радик ЗЫЯЗОВ,
отставкадагы майор.
Илеш районы.