Татарстанда яшәүче хатын-кызның тән тиресе астында табиблар 10 сантиметр озынлыгындагы паразитны алган. Алар аның кайдан алынуын аңлаткан.
Ике атна элек кыз күз алмасында роговица астында җеп кебек кенә нәрсәнеңдер йөрүен күреп ала. Ул Казан офтальмология клиникасына мөрәҗәгать итә, әмма анда аңа операция ясый алмаганнар, чөнки гельминт каядыр качкан. Табиб-инфекционист башлангыч диагнозны "дирофиляриоз" дип куйган, шуннан соң кыз хирургка юллаган.
«Пациентның баш тиресе астында нәрсәдер йөри, дигән сүзләре башта бездә шик уятты, өстәвенә, безнең җирлек өчен мондый авыру хас түгел. Әмма аның табибларга йөрүен туктатыр өчен тире астында нәрсәдер бармы-юкмы икәнлеген ачып карарга булдык», - ди табиб Андрей Сергеев.
Операция 10 минут дәвам иткән. Табиблар аннан 10 сантиметрлы нечкә җеп кебек бөҗәк алган. Аны кыз йогышлы авырулар хастаханәсенә алып барган. «Гельминт пациентка 2021 елда Анапада ял иткән вакытта эләккән, дип фаразлыйлар. Аны дирофилярий личинкалары белән зарарланган черки тешләгән. Тешләү урынында бераз тире тыгызлану барлыкка килә. Личинка үсә. Бу паразитның төп үзенчәлеге - аның миграциягә сәләте. Пациентлар тиреләре астына нидер йөри, дип зарлана. Алар күбрәк күзләрдә урнаша. Дәвалауның бердәнбер ысулы – хирургия", - дип сөйләгән табиб-инфекционист Зөлфия Хәлилова.
Менә шундый черкиләрдән сак булыгыз!
фото: пиксабай