Бер дигән тату гаиләдә өч кеше яшәделәр: әтисе Кәрим, әнисе Гөлләрия, кечкенә генә кызлары Айсылу. Алар буш вакытларын һәрвакыт бергә үткәрде, бер-берсен нык яратканлыклары әллә каян күренеп-сизелеп тора иде. Еш кына искә алуымча, күршеләребезнең кайберләре алар артыннан көнләшеп карап кала иде...
Гөлләрия
Ләкин көннәрнең берсендә бу гаиләгә кайгы килде. Ул ялларда алар барысы да дачада булган. Әтисе белән кызчыгы иртәрәк кайтып китәргә уйлаганнар, ә Гөлләрия бакчадагы эшләрне бетереп, яшелчәләрен тозлап-маринадлап кайтырга ниятләгән. Әмма Кәрим белән Айсылу кайтканда автоавариягә тарып һәлак булалар, бу хакта хатын икенче көнне генә ишетә.
Мәрхүмнәрне җир куенына тапшырганнан соң Гөлләрия урамга чыгып йөрмәс булды. Миңа аны берничә ай үткәч кенә очратырга туры килде: башта танымадым, элек чип-чибәр булган хатын шулкадәр ябыккан һәм картайган иде.
Подъезд
Тора-бара мин Гөлләриянең подъезга бер ялгызы гына керергә куркуын, анда бергәләп үтәр өчен кемне дә булса көтеп торуын шәйләдем. Аның үз-үзен шулай тотуын мин аңламадым, дөресен генә әйткәндә, бу хакта ничектер уйланмадым да.
Берсендә мин аны үзебезнең подъезд төбендә очраттым, ул сумкасыннан ачкычларын эзли иде, ләкин аның юри генә эзләп маташуын аңлаган идем инде. Шуннан түзмәдем, ни өчен аның подъездга ялгызы керергә куркуының сәбәбен сорадым. Шуннан соң ул соравы белән шаккатырды:
– Әнисә, кара әле, минем артта беркем дә юкмы?
– Беркем дә юк, Гөлләрия, син нәрсә?..
Аннары ул мине беләгемнән тиз генә эләктереп алды да подъездга өстерәп дигәндәй алып кереп тә китте. Ул беренче катта яши иде, шулай итеп мине ишеге төбенә үк алып килде. Аннары ишеген ачты да, тиз генә фатирына үтеп, минем борын төбендә бикләп тә куйды. Шушы хәлдән соң гына мин аның кайгыдан акылы җиңеләйгәнен аңладым.
Озакламый аның сәерлегенә башкалар да игътибар итми башлады. Кайчагында мин аны тәрәзәдән күреп калгалыйм, ул һәрвакыт артына борылып карый-карый кайта, ә кайчагында куллары белән селтәнеп ала, әйтерсең лә кемнедер үз яныннан куа иде...
Югалу
Бер көнне ишегемне участок инспекторы шакыды, күршебез Гөлләрияне соңгы тапкыр кайчан күргәнлегемне сорашты. Белмим, мәйтәм, ике атналап бардыр инде. Бераздан беренче каттан ниндидер шау-шу, ыгы-зыгы ишетелде. Баскычтан иелеп карасам, анда халык җыелган: милиция, күршеләр, МЧС вәкилләре Гөлләриянең ишеген ватып ачарга маташа...
Түбәнгә төшеп тормадым, анда миннән башка да халык җитәрлек иде. Ләкин аш бүлмәсе тәрәзәсеннән өч кешенең кара пластик капчык алып чыгуын, йорт буенча җаваплы булган (старшая по дому) хатынга табибларның ярдәм күрсәтеп булашуын күреп тордым. Соңрак кына Гөлләриянең фатирында ниләр булганлыгын сорашып белештем.
Фаҗига
Гөлләрияне ванна бүлмәсендә тапканнар, ул анда суда йөзтүбән яткан. Ваннадагы хәлләрне сөйләп кенә бетерерлек түгел: душ бүлмәсенең шторкасы умырылып ертылган, бөтен тирә-якта юыну, бизәнү кирәк-яраклары чәчелеп-сибелеп ята, Гөлләриянең тырнаклары суырып тартып алынган кебек, әйләнә-тирәдәге кафельләрдә инде кибеп каткан кан эзләре, чәчләре учлам-учлам итеп йолкып алынган да тирә-якка, ваннадагы суга ташланган...
Бу хәлләрне фатирны талау өчен кеше үтерү дип тә бәяләп булыр иде, ни дисәң дә, гаилә хәлле генә яшәде. Ләкин өйдән бернәрсә дә югалмаган. Ванна ишегенең эчке яктан бикле булуы да күп сораулар тудыра. Димәк, анда чит кеше булган кемдер кергән очракта да ул аннан ничектер чыгып китәргә тиеш.
Тәрәзәдән кергәннәрдер, дип уйлар идең, аларның тоткалары эчке яктан бер-берсенә тимерчыбыклар белән шулкадәр нык һәм тыгыз итеп урап куелган, аны тыштан берничек тә ачып булмас иде. Баштагы версия буенча уйлап караганда, чыннан да, монда чит кеше – җинаятьче булган дип фаразларга мөмкин, ләкин тәрәзә өлгеләре дә исән, фатир ишеге дә эчке яктан бикле булган...
Ахыр чиктә милиция хезмәткәрләре бу очракны “үз-үзенә кул салу” дип бәяләде дә “эш”не ябып та куйды. Ләкин мин бит беләм: Гөлләрияне башкалар күзенә күренмәслек кемдер (нәрсәдерме?) эзәрлекләп йөрде, ә ул аны үзеннән куарга теләде! Димәк, ул “кемдер” аңа янаган, куркыткан! Димәк, ул Гөлләриягә ахыр чиктә барыбыр якын килә алган! Ничек кенә булмасын, үз-үзенә кул салган очракта да, кеше үзенең чәчләрен шулкадәр йолкып, тирә-ягына аны таратып ташлый, үзенең тырнакларын да болай йолкып ала алмый. Белмим, Ходаем күрсәтмәсен, Аллам сакласын, дип әйтергә генә кала...
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).