Көймәдә серле шартларда һәлак булган ир-атның гәүдәсе табыла.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу хәл 7 июньдә Әңгәсәк авылыннан ерак түгел Кече Елан күлендә булган. Бәхетсезнең гәүдәсе – көймәдә, ә башы суда килеш табылган. Полиция мәрхүмнең шәхесен ачыклаган. Ул Нефтекамада туып-үскән 58 яшьлек ир булып чыккан.
Аның тәнендә җәрәхәтләр булмаган. Фаҗиганең барлык хәл-шартлары да ачыкланачак.
Фото: башньюс