Белорет район судында Чиләбе өлкәсендә туып-үскән, билгеле бер яшәү урыны булмаган кешегә карата җинаять эше каралачак. Ирне 1993 елның июлендә кылынган үтерүдә гаеплиләр.
Җинаять эше фигуранты төзәтү учреждениесендә җәза срогы үткән. 1993 елның июлендә аңа яшәү урыны буенча ял бирелә. Гаепләнүче өенә поездда кайтканда, ул анда зыян күрүче белән очраша һәм аның белән хәмер эчә башлый.
Ир-атлар арасында ызгыш-талаш чыга, шуннан җинаятьче әшнәсенә пычак кадый. Соңгысы вафат була, ә гаепләнүче станциядә чыгып, өенә кайта.
Гаебен тану өчен ул быел мартта полициягә килә, чөнки аны җинаять җаваплылыгына тарту вакыты чыккан дип саный
Фото: кп.ру