

Октябрьский шәһәр суды мошенниклыкта гаепләнүче 28 яшьлек иргә карата җинаять эшен карады. Эш материалларыннан күренгәнчә, 2021 елның декабрендә Октябрьский шәһәрендә бу ир сайтта Милана исемле кыз тәхәллүсе астында интим хезмәтләр күрсәтү турында белдерү урнаштырган.
Зыян күрүче интим хезмәтләр күрсәткән өчен банк картасыннан "Милана"ның картасына сигез мең сум күчергән. Тегесе акчаны үзләштергән, «клиент»ны алдап, килешенгән шартларны үтәмәгән.
Быел февральдә хөкем ителүче шул рәвешле икенче зыян күрүчене 38 мең сумга алдаган. Шул ук айда ул өченче ирне сигез мең сумга төп башына утырткан.
Суд хөкем ителүчене гаепле дип таныды һәм 2 елга сынау срогы белән 1 елга 7 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.
фото: кп.ру