+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
16 июнь 2022, 14:25

"Үлем йорты" түбәсендә - балалар...

Бу йорт түбәсеннән күпләр егылып төшеп һәлак булды...

"Үлем йорты" түбәсендә - балалар..."Үлем йорты" түбәсендә - балалар...
"Үлем йорты" түбәсендә - балалар...
14 июньдә Уфада яшь егетләр компаниясе "үлем йорты" түбәсендә - гадәти булмаган һәм куркыныч урында - кичә үткәргән. Бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Киров урамында урнашкан төзелеп бетмәгән биек йортның түбәсенә унлап яшь кеше җыела. Балалар музыка тыңлый, бии һәм фотога төшә. Койма белән әйләндереп алынуга карамастан, йортка үтеп керү кыен түгел. Шаһитлар, кайчагында йорт түбәсендә бик кечкенә балаларны да күреп була, ди.

Исегезгә төшерәбез, Киров урамындагы төзелеп бетмәгән йорт бәхетсезлек очракларыннан соң начар дан алды. Төзелештә кешеләр җәрәхәтләнде, үлде һәм анда еш кына маргиналь шәхесләр яши.

Шәһәрдә «үлем йорты»н төзеп бетерергә һәм янәшәдә генә өч катлы балалар бакчасы һәм паркинг төзергә планлаштыралар. Шәһәр Советы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, узган елның ноябрь аенда Цюрупа, Достоевский, Пархоменко һәм Киров урамнары белән чикләнгән квартал территориясен планлаштыру һәм ызанлау проектлары буенча җәмәгатьчелек белән фикер алышулар билгеләнгән.

Фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас