+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
19 июнь 2022, 09:20

Эшкуар былтыр ноябрьдә югалган булган...

Салават районында елгада аның мәете табылган. Үземе, әллә ярдәм иткәннәрме?

Эшкуар былтыр ноябрьдә югалган булган...Эшкуар былтыр ноябрьдә югалган булган...
Эшкуар былтыр ноябрьдә югалган булган...

16 июньдә Салават районының Иделбай авылы янында 59 яшьлек ирнең мәете табылган.

Вакыйга урынына полиция хезмәткәрләре, медиклар һәм коткаручылар килгән. Соңгылары мәетне, судан алып, хокук сакчыларына тапшырган. Мәрхүмнең шәхесен ачыклый алганнар. Ул Мәхмүт авылында яшәүче кеше булып чыга.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир эшкуарлык — эре мал үрчетү, сөт җитештерү белән шөгыльләнгән, фермер хуҗалыгы башлыгы булган.

Ул былтыр ноябрьдә хәбәрсез югалган булган. Хәзер оператив-тикшерү чаралары үткәрелә, ирнең һәлак булу хәл-шартлары ачыклана.

Фото: tvolk.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас