+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 июнь 2022, 18:02

"Сабакташның әнисе бозым салды"

Уфада булган бу хәлгә ышанырлык түгел. Әмма аның шаһитлары башка фикердә.

"Сабакташның әнисе бозым салды"
"Сабакташның әнисе бозым салды"

Ул сыйныфта күзгә күренеп торган дүрт кыз бар иде, ди алар. Өчесе - уку алдынгысы, төрле чараларда башлап йөрүче, спортчы, ачык күңелле, егетләргә һушлары китмәсә дә, яшьлек дәрте ташып торган кызлар. Берсе - бу сыйфатларның берсенә дә ия түгел. Әмма күзләре - егетләрдә, алар да моңа битараф калалмый.

Кич җитсә, "дүртенче" кыз әнисеннән, теге өчәү белән йөреп кайтам, дип сорап чыгып китә. Кызлар белән очрашамы-юкмы, әмма бик еш кына егетләр белән "югала". Соңга калып кайтса да, иртәнгә кадәр йөрсә дә, барлык хилафлыкны сабакташ кызларына япсара. Имештер, аларга ияреп йөргән. Ә алары - вакытында һәрчак өйдә! Иртәгәсен нигә "ике"ле алганмы? Алар гаепле, җавап биргәндә комачаулаганнар...

Бераздан кызлар бу хәлләрне сизеп калып, аннан читләшкән, үзләре белән алып йөртми башлаган. Кызның әнисе, "Баламны читкә тибәләр", - дип, мәктәп директорынача барып җиткән, кызларга мәктәптән кудырту белән янаган.

Мәктәп еллары узган, кызлар олы тормыш диңгезенә чумган. Бервакыт Салават Юлаев һәйкәле янында улын велосипедка утыртып маташкан яшь анага бер хатын килеп дәшкән:
- Нәрсә, балаңны ялгызың тәрбиялисеңме? Берегез бала күрә алмый тилмерә, берегез ирдән иргә йөриме? Минем сезгә сәламем бу! Ә минем кызым бай кияүгә чыкты, балалар үстерә, затлы йортта яши, ике ел саен машина алыштыра. Чукынып та катарсыз әле!

Шунда яшь хатынны яшен суккандай була. Әйе, дөньясы мул булса да, баласын ялгызы үстерә, дусларының берсе хан сарае кебек йортта яшәп тә, бәбигә уза алмый, берсе икенчегә ирдән аерылды...

Өч дус шул кичтә үк киңәшкә җыела. Ни генә килми аларның башына - әбигә бару, бабайдан өшкертү, тагын әллә ниләр... Әмма кара яндырып чәй эчәләр дә Тукай мәчетенә юллана кызлар.

Бу вакыттан шактый еллар узган. "Дүртенче" дүртенчегә әни булырга җыена икән. Ире аны өйдә бикләп тотарга мәҗбүр. Урамга чыкса, хәмер кибетенә борыла. Ә әнисе җиде ел урын өстендә ята. Ходайдан үлем сорый...

Аллаһның мәрхәмәте күп. Әмма ул аны бушка бирмидер.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: