+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
23 июнь 2022, 13:35

Ятим бала "Мега"да үлгән

 Уфада, «Мега» сәүдә үзәгендәге фуд-кортта, 14 яшьлек малайның җансыз гәүдәсе табылган.

Ятим бала "Мега"да үлгәнЯтим бала "Мега"да үлгән
Ятим бала "Мега"да үлгән
Үсмернең хәле кинәт начарланган, килгән табиблар аңа ярдәм итә алмаган инде. Балалар йортында тәрбияләнүченең үлеменең сәбәбе - агулану. Фаҗигагә кадәр ул зажигалка заправкасы өчен баллончик сатып алган.

Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Анна Таболина фаҗигале хәлгә аңлатма бирде.

«Үсмер, чыннан да, Уфаның гаилә тәрбиясе үзәге – элекке 9нчы балалар йорты тәрбияләнүчесе булган. Учреждениегә бу елның гыйнварында урнаштырылган. Ноябрьдә әнисе вафат була, кызганычка каршы, картайган әбисе һәм бабасы аны гаиләдә калдыра алмый. Язма баш тарту нигезендә малай балалар учреждениесенә урнаштырыла", - дип хәбәр иткән "Башинформ"га Анна Таболина.

Үсмер тыныч, аралашучан, башка тәрбияләнүчеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булган. Шул ук вакытта малай ике ел элек караклык факты буенча ОДН исәбенә куелган. Ул корал белән булышырга яраткан.

Хәзер балалар учреждениесе малайны җирләү белән шөгыльләнә, аның өлкән туганнарына психологик ярдәм күрсәтелә.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас