

Уфа шәһәрендә яшәгән 40 яшьлек Максим Беркли Кара диңгезнең Гагра акваториясендә һәлак булган.
Ул бата башлаган кызны коткарырга омтыла һәм үзе дә су төбенә китә. Бу хакта 25 июньдә Абхазия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
- Өч яшь кеше диңгездә коенган. Кызларның берсе бата башлаган. Беркли аңа ярдәмгә ташлана, әмма үзе дә бата башлый. Ярдан шаһитлар аларны коткарырга ташлана. Кызны исән килеш тартып чыгарганнар, ә менә егетне коткарып булмаган, – диләр ведомствода.
Фото: кп.ру