+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
26 июнь 2022, 09:18

Гафу итмичә киткән...

Юрий Шатунов истәлеген Күмертауда мәңгеләштерергә уйлыйлар. Ә шәһәр зиратында ул гафу итәлмәгән кешенең кабере бар.

Гафу итмичә киткән...
Гафу итмичә киткән...

Билгеле булуынча, җырчының әти-әнисе аңа 3 яшь тулгач аерылыша. Әнисе Вера Шатунова, яңа гаилә корып, Зианчура районында яши. Ә әтисе Василий Клименко яңа гаиләсе белән Күмертауда кала.

Әнисе үлгәч, 11 яшьлек Юра әтисен үз гаиләсенә алуын үтенә. Ә анысы моннан баш тарта. Малайны әнисенең бертуганы Любовь Макарова ала. Әмма ул вакытта хатын ике баласын ялгызы тәрбияли, ире төрмәдә утыра.

"Ул чорда матди хәлебез бик начар иде шул, - дип сөйләгән иде ул моннан берничә ел элек НТВ каналындагы "Звезды сошлись" тапшыруында. - Юра еш кына өйдән качып китә иде. Шуңа мин аны интернатка бирергә булдым. Анда башка балалар белән аңа рәхәтрәк булыр дип уйладым. Билгеле артист булгач, берничә тапкыр күрештек. Миңа япон магнитофоны, затлы киемнәр бүләк итте. Соңгы 15 елда күрешкәнебез юк. Гафу итсен иде мине, Юра..."

Интернаттан да качып йөри Юра, хәтта сукбай малайлар төркеменә дә кушылып китә. Кая барырга белмичә, урамда бәргәләнеп йөргән малайның шул ук шәһәрдә әтисе яшәп ята... Бәхетенә, аны Ырынбур өлкәсендәге балалар йортына урнаштыралар һәм ул анда музыка белән шөгыльләнә башлый.

Танылу алгач, журналистлар артистның якыннары турында сораштыра, билгеле. Ул шунда ук бу сүзне кырка туктата: "Мин бу темага сөйләшергә теләмим, миңа бу кешеләр кызык түгел", - дип җавап бирә торган була ул.

Ә Василий Клименко үзе 2014 елда Башкортстан телевидениесе хәбәрчелере белән әңгәмәдә улын кунакка көтеп калуын әйтә. Хәзер икесе дә - Ходай катында...

Гафу итмичә киткән...
Гафу итмичә киткән...
Гафу итмичә киткән...
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: