+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
27 июнь 2022, 09:45

Башкортстанда ничә коррупционер ачыкланган?

Былтыр Башкортстанда прокуратура органнары төрле рангтагы 13 түрәгә карата 12 җинаять эшен судка тапшырган.

Башкортстанда ничә коррупционер ачыкланган?Башкортстанда ничә коррупционер ачыкланган?
Башкортстанда ничә коррупционер ачыкланган?

Ведомство мәгълүматлары буенча, аларның тугызы «Вазыйфаларыннан явызларча файдалану» мәддәсе һәм тагын өчесе «Вазыйфалы вәкаләтләрне арттыру» мәддәсе буенча тикшерелгән. Гади генә әйткәндә, хәзерге вакытта 13 вазыйфа биләүче кеше коррупция эшләре буенча хөкем ителә.

Моннан тыш, узган ел Башкортстан прокуратурасы хезмәткәрләре район хакимиятләрендә коррупциягә каршы тору турындагы закон таләпләрен бозуның 618 очрагын ачыклаган. 419 вазыйфалы кеше җаваплылыкка тарттырылган.

Фото: npit.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас