Бәләбәйдә бер малай простыняларны бәйли һәм тулай торакның бишенче катындагы тәрәзәдән качарга маташа.
Шәһәрнең Кызыл урамы буенча урнашкан тулай торакта гадәти булмаган хәл теркәлгән. Кичке шәһәр буйлап йөргәндә, урындагы халык бишенче каттагы бүлмә тәрәзәсеннән ниндидер чүпрәкләр эленеп торганын күреп ала. Бина эчендә калган бала простыняларны бәйләгән булып чыга һәм өеннән тәрәзә аша качарга тели. Бәхеткә, үтеп баручылар аңлылык күрсәтә һәм чаң суга...
Нәтиҗәдә, малай бүлмәдән мондый куркыныч ысул белән чыгып китә алмый.
Бер версия буенча, аның әти-әнисе бу вакытта бакчада эшләгән. Малайны исә өлкән апасы карарга тиеш була. Тик ул баланы бикләп, чыгып китә...
фото: кп.ру