+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
27 июнь 2022, 15:55

Призывник үзе сикергәнме, әллә...

26 июнь иртәсендә Уфаның Чакыру пунктында гадәттән тыш хәл булган.

Призывник үзе сикергәнме, әллә...Призывник үзе сикергәнме, әллә...
Призывник үзе сикергәнме, әллә...

Яшь кеше өченче каттан бина козырегына егылып төшә. Егет биеклектән егылгандагыга хас җәрәхәтләр алган.

"Һәлакәт булган урынга тиз арада ашыгыч ярдәм килде. Алар аны машинага урнаштырдылар һәм алып киттеләр", - дип хәбәр итә бу хәл шаһиты.

Табиблар баш мие селкенүен, ябык баш мие травмасын, аяк сынуны ачыклаган. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. Стәрлебаш районында яшәүче 20 яшьлек егет шундый уйланылмаган гамәл кылган.

Хәрби комиссариатта бу хәлне шәрехли алмыйлар әле...

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас