+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 июнь 2022, 13:35

Гаиләсе Шатунов белән хушлашты...

Җырчы белән хушлашырга 15 меңгә якын кеше килгән.

Гаиләсе Шатунов белән хушлашты...
Гаиләсе Шатунов белән хушлашты...

Җырчы Юрий Шатуновның директоры Аркадий Кудряшов фотолар белән уртаклашкан: Троекурово зиратында музыкаль легенда белән хушлашалар.

Анда музыкантның хатыны һәм балаларының арттан төшерелгән фотосы, чөнки Шатунов исән чагында аларны киңкүләм мәгълүмат чаралары өчен төшерергә теләмәгән.

Тантанада башкаручының иң якын кешеләре: хатыны Светлана, 15 яшьлек улы Дэннис, 9 яшьлек кызы Эстелла һәм аның дуслары катнашкан.

Җырчыны яратучылар аның белән кичә хушлаша алды – 15 меңгә якын кеше җыелган. Халык башка шәһәрләрдән, хәтта илләрдән дә килгән. Фанатлар ак роза чәчәкләре алып килгән һәм «Ласковый май» төркеменең танылган хитларын башкарган.

Артистны җирләү бүгенгә планлаштырылган. Үзенең алдан әйтелгән теләге буенча, аның гәүдәсен яндырачаклар. Көлен Мәскәүнең Троекурово зиратында, ә бер өлешен соңгы елларда Шатунов яшәгән Германиядә күмәчәкләр.

Фото: aif.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: