+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
29 июнь 2022, 02:55

Кисәү агачы белән сугышканнар

Белорет районында өлкән яшьтәге хатынга бер ир тәкъдим ясаган...

Кисәү агачы белән сугышканнарКисәү агачы белән сугышканнар
Кисәү агачы белән сугышканнар
Полициягә бер кеше мөрәҗәгать иткән, ул күршесенең өендә сугышулары турында белдергән. Низаг йортның 60 яшьлек хуҗабикәсе һәм аның мәрхүм иренең 61 яшьлек туганы арасында булган. Ир берничә тапкыр хатынга өйләнергә тәкъдим иткән, тик тегесе баш тарткан. Алкоголь йогынтысы астында бу көнне ир чираттагы баш тарту белән килешә алмаган...

Сүздән сугышуга күчкәннәр. Кисәү агачы ише әйберләр кулланылган. Икесе дә җәрәхәтләр алган һәм җинаять эшләре фигурантлары булган. Сүз уңаеннан, полиция кысылганнан соң, бу пар дуслашкан. Бәлки ханым тәкъдимне кабул да итәр әле...

Фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас