Бортында дистәләрчә бала булган Ту-154М пассажир самолеты һәм йөк компаниясенең Boeing-757 самолеты бәрелештеләр.
Фаҗигадә барлыгы 71 кеше, шул исәптән 52 бала һәлак булды. Күпчелеге - Испаниягә ялга китеп барган Башкортстан балалары. Һәлакәттә Skyguide компаниясе диспетчеры Петер Нельсон гаепле дип танылды. Берникадәр вакыттан соң аны шушы фаҗигадә гаиләсен югалткан Виталий Калоев пычак кадап үтерде...
Әлеге кайгылы көннән соң 20 ел үтсә дә, яралар уңалмый, Уфаның Көньяк зиратындагы каберлектән кешеләр өзелми...
Фото: russian.rt.com