+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
4 июль 2022, 08:05

Хургадада акула ике хатынны һәлак иткән

Мисырга барыр булсагыз, ныклап уйлагыз: акулалар котырган!

Хургадада акула ике хатынны һәлак иткәнХургадада акула ике хатынны һәлак иткән
Хургадада акула ике хатынны һәлак иткән

Мисырның әйләнә-тирә мохит министрлыгы Хургадада акула һөҗүм итү нәтиҗәсендә тагын бер хатын-кыз һәлак булды, дип хәбәр итә. Бу хәл турында 1 июльдә билгеле булды.

Беренче турист кыз акула һөҗүменнән соң берничә сәгать үткәч вафат була — акула аның кулын һәм аягын тешли. Бу хәл Сахль-Хашиш курорты районында теркәлгән. Белгечләр акуланың үз-үзен тотышы сәбәпләрен билгеләү өчен мәгълүмат җыя.

«Әйләнә-тирә мохит министры Ясмин Фуад Хургадада Сахль-Хашиш курорты районында йөзүче ике хатын-кызга акула һөҗүм итү турында мәгълүмат алганнан соң ук, Кызыл диңгез тыюлыклары белгечләренең эш төркемен формалаштырырга кушты», - дип хәбәр итә РИА «Новости».

Бу - Мисыр хакимиятләренең әлеге фаҗигадән соң беренче рәсми шәрехләре.

Русиянең Мисырдагы Генераль консуллыгы Хургадада акулалар һөҗүменнән  соң ил туристларын хәвефсезлек турында  кисәтте. Сак булыгыз!

 

фото: мк.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас