+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
5 июль 2022, 00:46

Җырчы Айгөл Бариевага зур кайгы килгән

Яңа гына бу гаилә бөтен иде...

Җырчы Айгөл Бариевага зур кайгы килгәнҖырчы Айгөл Бариевага зур кайгы килгән
Җырчы Айгөл Бариевага зур кайгы килгән

Җырчы Айгөл Бариеваның тормыш иптәше Линар Юсипов вафат булган. Әлеге кайгылы хәбәр белән кичә иртән җырчының дусты Лилия Муллагалиева уртаклашкан. Лилия Муллагалиева сүзләренчә, Линар Юсипов йөрәк өянәге белән китеп барган.

Айгөл Бариеваның телеграм каналыннан күренгәнчә, аңа кадәрге көндә бәхетле гаилә туганнарына туган көн бәйрәменә китеп барган. Айгөл Бариева көннең эш белән башлануы, хәзер ял итәчәкләре, ә кич белән үзенең Әлдермеш авылында юбилейда җырлаячагын сөйли.

Айгөл Бариева шәхси тормышын социаль челтәрләрдә актив күрсәтеп бара. Ире Линар Айгөл Бариеваның иң зур терәге иде. Туган көннәр, туй көннәренә бер-берсенә сюрпризлар ясап, бер-берсен кадерләп, бөтен кеше көнләшерлек итеп яшәделәр. Үзләре кебек үк талантлы балалары әти-әниләрен уңышлары белән сөендереп торды. Айгөл белән Линарның уллары Камил ГИТИСның 2нче курсында укый. Кызлары Айлинә быел КАИның самолет төзелеше факультетын тәмамлый.

Бу хакта Интертат яза. Айгөлнең зур кайгысын ихлас уртаклашабыз.

Җырчы Айгөл Бариевага зур кайгы килгән
Җырчы Айгөл Бариевага зур кайгы килгән
Җырчы Айгөл Бариевага зур кайгы килгән
Җырчы Айгөл Бариевага зур кайгы килгән
Автор:Резида Валитова
Читайте нас