+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 июль 2022, 11:40

Рәхмәт урынына... атып үтергән

Полицейскийлар 2008 елда Салават районындагы трассада дальнобойщикны үтерүдә шикләнелүче җинаятьчене тоткарлаган.

Водитель аны юлда утырта, әмма тегесе рәхмәт урынына ир-атны атып үтерә. Җинаятьче кабинада акча тапмый, шуңа күрә ул ике кесә телефонын урлый, шуннан соң качып китә.

Үтерү урынында атучының биологик эзләре табыла.

Алга таба тикшерү барышында бу бәндәнең 1998 елда Самара өлкәсендә кылынган шундый ук җинаятькә катнашы булуы ачыклана. Хәзерге вакытта фигурант сак астына алынган. Аның җинаять эшчәнлегенең башка эпизодларын билгеләү буенча чаралар үткәрелә.

Фото: башньюс

Рәхмәт урынына... атып үтергән
Рәхмәт урынына... атып үтергән
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас