Исегезгә төшерәбез, узган ел 27 августта 15 яшьлек кыз туган көн үткәрергә Питяково авылына бара. Компаниягә 21 һәм 24 яшьлек егетләр дә кушыла. Кичәдән соң аларның берсенең өенә керергә тәкъдим итәләр. Табыннан соң егетләр кызны көчли, аннан соң аны буып үтереп, мәетен чокырга илтеп ташлыйлар. Мәетне эт таба.
Башкортстан Югары суды ирләрне Җинаятьләр кодексының дүрт мәддәсе: балигъ булмаганнарны көчләү, сексуаль характердагы гамәлләр, 16 яшькә җитмәгән кеше белән җенси мөнәсәбәткә керү, көчләү белән бәйле үтерү буенча хөкем итте.
Суд аларны катгый режимлы төзәтү колониясенә 22 елга һәм 18 елга озатты. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Фото: башньюс