+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
8 июль 2022, 16:05

"Мине ташлап китмә!" - дип ялвардым...

Айгөл Бариеваның иҗатын яратучылар өчен аның иренең вафаты көтелмәгән хәл булды. Мондый вакытта төрле имеш-мимешләр чыгучан. Җырчы шуларга нокта куйган.

"Мине ташлап китмә!", - дип ялвардым..."Мине ташлап китмә!", - дип ялвардым...
"Мине ташлап китмә!", - дип ялвардым...

Ул ире үлгән көнне дә, аннан алдагы көнне дә ниләр булганын тәфсилләп язган. 

"...3 июль көнне кызым эшләре белән Чаллыга китте. Улыбыз Мәскәүдә, премьерага әзерләнә. Көне буе икәү генә булдык. Иртән кибеткә барып азык-төлекләр, аңа да, миңа да яңа аяк киемнәре алдык. Яңа ботинкасын бик ошатты, отпускка киеп барачагын әйтте.

Өйгә кайтып төшке аш ашадык, ятып ял иттек.

14.00 сәгатьтә торып, шәһәргә йөрергә чыктык. Без аның белән шулай еш кына җәяү йөри идек. Кулга кул тотынышып… Ул көнне безгә шундый рәхәт иде, минем, кулыма телефон да аласым килмәде. Хәзер бик үкенәм, гадәттә мин гел төшерә идем.

Автобуста Камал театрына кадәр бардык, җитәкләшеп Кабан күлен әйләнеп чыктык...

Аннары Баумандагы кафега кереп кичке аш ашадык. Ул мине фотога төшерде (бу аның мине төшергән соңгы фотосы). Балалар турында бик күп сөйләштек, киләчәккә планнар кордык. Ул тизрәк ялга китәргә хыялланды һәм аны бик көтте.

19.00 сәгатьтә өйгә кайтып киттек. Бергә чәй эчтек, җиләк ашадык, телевизор карадык.

22.00 сәгатьтә ятарга әзерләнеп йөрибез. Мин кызыма шалтыратам. Ул Чаллыны чыктык, барысы да әйбәт дип әйтә. Шуны Линарга әйтергә дип аш бүлмәсенә чыксам, шкафта нәрсәдер эзли. «Ни булды?» – дип сорыйм. «Күкрәктә нидер яна», - ди. «Йөрәгең авыртамы?» - дим. «Юк», - ди.

Кан басымын үлчим – 170/120. Ашыгыч ярдәм чакыртам, Линарга корвалол бирәм (өйдә башка берни юк, йөрәгенә зарланганы булмады)

Ятып торырга кушам, ашыгыч ярдәм ун минут эчендә килеп җитә.

Кан басымы инде 100/70. ЭКГ ясыйлар, капельница куялар. Мине бүлмәдән алып чыгып иремдә инфаркт икәнен әйтәләр… Носилка белән аска алып төшәр өчен тиз арада ир-атлар табарга кушалар….

Мин йорттагы катлар буйлап йөгерә-йөгерә ир-атлар эзлим. Һәр фатирның ишеген шакыйм. Барысы да төштә кебек. Берничә ир-атны тапкач, кире өйгә йөгерәм. Мине йокы бүлмәсенә кертмиләр.

Минем истерика, «коткарыгыз аны» дип кычкырам, «мине ташлап китмә» дип Линарга ялварам.

Носилка алып килеп карават янына куялар. Линар анда үзе төшеп ятарга тиеш иде. Ул вакытта ирем үз аңында иде әле, сөйләште.

Яту белән зәңгәрләнде, тыны бетә башлады. Ашыгыч ярдәм йөрәкне эшләтә торган аппарат артыннан чапты. Шуннан соң алар йокы бүлмәсендә бик озак вакыт үзләре генә булды. Миңа ул минутлар сәгатьләр кебек тоелды. Мин дога укыдым, еладым. Йөрәге эшләп киткәч, ир-атларга Линарны машинага алып төшәргә куштылар. 7 нче дәваханәгә тиз килеп җиттек, ерак яшәмибез.

Ашыгыч ярдәм машинасында Линарым бик авыр сулады, берничә мәртәбә косты. Дәваханәдә бик күп табиблар җыелды. Мин ике сәгать көттем һәм Ходайга ялвардым..." - дип язган ул телеграм-каналда.

Кызганычка каршы, табиблар чыгып иренә инфаркт булуын һәм коткарып кала алмауларын әйткән...

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас