Шул көнне Иделдә Аракчино пристане янында тагын бер пассажир теплоходы баткан.
Идел буе транспорт прокуратурасының башлангыч мәгълүматлары буенча, бортта 34 кеше булган, беркем дә зыян күрмәгән, барысы да эвакуацияләнгән.
Тикшерүчеләр бу хәлнең барлык шартларын ачыклый. Җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.
2011 елда "Булгария"дә 122 кеше һәлак булган иде, шуларның 28е - балалар.
Фото: матбугат.ру