16.00 сәгатьтә Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә Караидел елгасының сул як ярында - Сипайлово микрорайоны каршында - хатын-кыз яшен сугу аркасында зыян күргән, дигән мәгълүмат килә.
Шаһитлар аны уң як ярга күчереп, ашыгыч ярдәм бригадасына тапшыралар. Медиклар хатын-кызның үлемен терки.
«Яшен яшьнәгәндә сулык янында булу, бигрәк тә анда коену яки балык тоту куркыныч. Шулай ук кулда металл әйберләр, гаджетлар тотарга ярамый, яшенле яңгыр килгәндә аларны сумкага җыеп куегыз", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Фото: мк.ру