Бу хәл Салават шәһәрендә булган.
Анда 40 яшьлек кеше кызудан качу өчен, «коену тыела» дип язылган кисәтү щитлары куелуга карамастан, Желанное күлендә су керергә карар кыла. Соңрак шаһитлар сөйләгәнчә, ир суга чумып, күздән югалган. Аның батып үлүен аңлап, ял итүчеләр коткаручыларны чакырткан.
Оператив хезмәтләр килгәч, ярда ир-атның шәхси әйберләре һәм документлары табылган. Эзләү Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты водолазлары тарафыннан оештырылган.
фото: мк.ру