+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
14 июль 2022, 04:20

Бала тапкан да ... чүп контейнерына ыргыткан

Әмма ана җаваплылыкка тарттырылмаячак...

Ярты елдан соң гына Мәләвездә яңа туган сабыйның үлүе турындагы эштә яңа хәл-шартлар ачыкланды.

Быел гыйнвар азагында  26 яшьлек хатын-кыз белән булган вакыйга күпләрне шаккатырды. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ике баласы булган ялгыз ана янә йөкле булуын яшергән. Хатын баланы эш урынында тапкан - кошчылык фермасында бинада беркем дә булмаган.
Хатын биредә бала табу фактын яшерә алган. Ул баланың гәүдәсен пакетка салып, эш урынындагы чүп контейнерына ташлый һәм малайны үле туды дип раслый. Җинаять эше кузгатыла.   Судмедэкспертиза гына яңа туган сабыйның үлеменең төгәл сәбәбен ачыклый ала иде. Аның нәтиҗәләре әле генә билгеле булган. Хатынның дөрес сөйләве ачыкланган - бала, чыннан да, үле туган. Ә бу исә ул җинаять җаваплылыгына тарттырылмаячак дигән сүз.   Әмма кайбер белгечләр, мәетне мәсхәрә итү сәбәпле, анага өч айга кадәр хөкем җәзасы янарга тиеш дигән фикердә.

Фото: crushpixel.com 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас