+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 июль 2022, 14:33

"Балагыз үле туачак..."

Авырлы хатын-кызга табиблар куркыныч диагноз куйган. Бу хәл белән ул Интернет челтәрендә уртаклашкан.

Бу хакта ул язманы "ВКонтакте" социаль челтәренең "Подслушано Уфа" төркемендә язып калдырган.

"Кызлар, табиблар әйткән һәр сүзгә ышанырга ярамый икән ул. Хәзер менә куркыныч хәл турында сөйлим. Ике ел элек мин авырга калдым. Ирем белән күптән көткән балабыз. Әмма арытаба табиблар миңа куркыныч хәбәр җиткерде. Алар баламның йөрәк белән зур проблемалары бар, дип белдерде һәм аборт эшләргә тәкъдим итте. Имеш тә ул үле килеш туачак.

Тик мин баш тарттым. Шул көннән башлап бер борчылмаган көнем булмады. Башка нинди генә уйлар килмәде.

Әмма 7 айдан соң сау-сәламәт бала таптым. Аллаһка шөкер, бүген балам бер яшьтән узды.

Чыннан да, йөрәк белән проблемалар бар, тик алар куркыныч түгел.

Шуңа күрә кызлар, табибларның бар сүзенә дә ышанырга кирәкми. Бары тик хәлне яхшыга гына юрарга кирәк! Бар нәрсә дә Аллаһ кулында!" - дип язып калдырган ул.

Фото: ru.freepik.com

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: