Уфалы Венер Абдразаков ярты ел элек, "Гослотерея" билетларын беренче тапкыр сатып алып, үз уңышын тикшерергә булган. Һәм менә аңа бәхет елмая: дәүләт "Торак лотереясында" ир өч миллион сумлык фатир откан.
«Столото» мәгълүматлары буенча, җиңүгә кадәр Венер хатыныннан яңа ай туганда язылган барлык теләкләрнең дә үтәлергә тиешлеген ишеткән.
«Барлык ысуллар да яхшы, шуңа күрә моны да тикшерергә булдым. Дәфтәрдә лотереяда җиңәргә телим, дип теркәп куйдым. Икенче көнне билетларны «Столото» сайтында сайладым. Очраклы хәл буенча, беренче өчесендә хатынымның, минем һәм кызымның туган көннәре туры килде. Бу - яхшы билге, дип уйладым. Ялгышмадым", - дип елмая ул.
Егет призны акчалата алган. Ике ел элек ул хатыны белән яңа фатир сатып алган. Откан акчага Венер ипотеканы өлешчә каплаячак, калганына автомобилен яңартачак. Ул төзелеш фирмасында монтажчы булып эшли. Күптән түгел беренче тапкыр әти булган.
фото: башинформ