+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
16 июль 2022, 08:30

Хокук сакчысына ут төрткән

Полицейскийлао аны юлда документын тикшерер өчен туктаткан булган.

Хокук сакчысына ут төрткәнХокук сакчысына ут төрткән
Хокук сакчысына ут төрткән
Күгәрчен районының Йомагуҗа авылында яшәүче 42 яшьлек ир-ат җитди җинаятьтә гаепләнә.

12 июльдә юл-патруль хезмәте аны ВАЗ-2108 руль артында туктата һәм исерек булуын фаразлый. Әмма водитель медицина тикшерүеннән баш тарта, ә автоинспекторлар аны машина белән идарә итүдән читләштергәч, багажниктан бензинлы канистрны алып, берсенә сибеп, ут төртә.

Нәтиҗәдә, 33 яшьлек полицейский төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Гаугачы үзе дә пешкән.

Җинаять эше кузгатылган.

Фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас