+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
17 июль 2022, 10:05

Хатын печәннән кайткан...

Исерек иргә аның озак йөрүе ошамаган...

Хатын печәннән кайткан...Хатын печәннән кайткан...
Хатын печәннән кайткан...
Баймак шәһәрендә яшәүче бер ханым, кыйналудан сакланып, улы алдында вахтачы ирен үтергән. Күптән түгел суд җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.

Бу хәл узган ел булган. Кич белән хатын өенә печәннән кайта, ә аның исерек ире озак торуын сәбәп итеп әрләшә башлый. Низагта катнашмас өчен хатын аш бүлмәсендә утырган улына кичке аш әзерләү өчен кухняга чыга. Аның кулында пычак була, ире аның артыннан килеп, йодрыклары белән ташлангач, ул үзе дә сизмәстән, аңа чәнчә.
 
Аңа кадәр бала да, алар арасына кереп, әнисен әтисеннән араларга маташкан, диләр.

Яралануын сизми дә калган ир хатынына гөл чүлмәкләре ыргыта башлый. Ахыр чиктә, хатын урамга чыгып китә ала. 5-10 минут көтеп, ул кире керә һәм ирен кан эчендә таба. Аңа «ашыгыч ярдәм» чакырталар, әмма ул вафат була.

Баймак район суды хатын-кызны алты ел ярымга гомум режимлы колониягә хөкем иткән, әмма соңрак ул бу карарга Башкортстан Югары судында шикаять биргән. Югарыдагы инстанция, хөкем ителүченең гамәлләрен йомшаграк мәддәгә үзгәртеп, аңа бер елга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләде. Хатын суд залында сак астыннан азат ителде.

Фото: кп.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас