+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
18 июль 2022, 09:00

"Бәдбәхет җәзасын алырга тиеш!"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген узган оператив киңәшмәдә Бакалы районында дүрт кызның һәлак булуы белән бәйле коточкыч аварияне шәрехләде һәм кайбер күрсәтмәләр бирде.

"Бәдбәхет җәзасын алырга тиеш!""Бәдбәхет җәзасын алырга тиеш!"
"Бәдбәхет җәзасын алырга тиеш!"
Бакалы районында коточкыч фаҗига булды. Исерек килеш "Audi A5" машинасына идарә иткән бәдбәхет, башкача атый алмыйм, дүрт кызны бәрдергән — барысы да һәлак булган. Мин бу хәлне шәхси контрольгә алам һәм төгәл әйтәм: бәдбәхет җәзасын алачак“, — диде республика Башлыгы.

Бу хәлне ведомствоара комиссиядә тикшерәчәкләр. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, исерек шоферларга каршы көрәшне көчәйтергә кирәк.

"Бу бәндә исерек килеш эләкте. Эләккән кеше тиешле җәзасын аламы-юкмы, аның водитель хокуклары тартып алынамы, ничә елга, шуны тикшерергә кирәк. Судьялар берлеге белән киңәшмә үткәрү зарур, җәза максималь дәрәҗәдә каты булырга тиеш. Бу беренче генә очрак түгел, узган ел бер бәдбәхет ике кызны бәрдергән иде — шулай ук җинаять эшенең ничек баруын карарга кирәк", — дип ассызыклады төбәк җитәкчесе.

Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга хәлне анализларга һәм тәкъдимнәр кертергә кушты. "Аңлашыла, без исерек килеш машина йөрткән өчен җәзаны катгыйландыру юлы буенча мәңге бара алмыйбыз. Анда санкция — ун елга кадәр иректән мәхрүм итү. Кешеләр нәрсә уйлый? Бу дүрт кызның үлемендә шикле егет тә әле яши генә башлаган. Дүрт кызны үтергән — нинди гөнаһ! Ә алга таба  җинаять җәзасы да”, — диде ул.



Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас