

ЮХХДИдан белдерүләренчә, юл читеннән барган кызларны 23 яшьлек бәндә утырган "Audi A5" машинасы бәргән. Экспертиза аның канында алкоголь булуын ачыклаган.
Авария 04:35 сәгатьтә булган. Үлүчеләрнең барысы да — кызлар, аларга18-19 яшь, берсе - балигъ булмаган.
- Нәтиҗәдә җәяүлеләр ашыгыч медицина ярдәме килгәнче вафат булды. Экспертиза водительнең канында алкоголь булуын күрсәтте, - дип хәбәр итә ЮХХДИ хезмәткәрләре. Кызларның туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз, әти-әниләренә Ходай сабырлыклар бирсен!
Фото: "БР буенча ЮХХДИ"