Кичә Уфаның Бердәм дежур-диспетчерлык үзәгенә Академик Королев урамындагы 26нчы йорт янында Караидел елгасында кеше батып үлүе турында хәбәр килә. Шунда ук якындагы су-коткару станциясеннән катер чыга, тик коткаручылар килгән вакытта сулык өслегендә беркем дә булмаган.
Шаһитлар сүзләренә караганда, ярда спиртлы эчемлекләр кулланган яшь кешеләр компаниясе ял иткән. Ике егет һәм бер кыз елганың эченә үк кергәннәр. Бер мизгелдә егетләрнең берсе бата башлый, кыз аны коткарырга омтыла, тик тегесе аны төпкә өстери башлый. Икенче егет ярдәмгә чакыра. Кызны узып баручы катер коткарып кала. Зыян күргән егеткә ярдәм итә алмыйлар – яшь кеше су төбенә китә. Уфаның гражданнар саклау идарәсенең эзләү-коткару отряды водолазлары аны эзләүгә кереште, дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Батучы - 19 яшьлек егет. Ул, дуслары кебек үк, җиһазландырылмаган урында коенган. 17 яшьлек кызны ашыгыч ярдәм бригадасы алып киткән.
Көннең икенче яртысында Кузнецов затоны янында 16 яшьлек үсмернең батуы билгеле булды. Ул дусты белән Караидел елгасын кичеп чыкмакчы булган, ләкин көче бетеп, төпкә киткән...
Фото: башинформ