

Ташкент — икмәкле шәһәр
1941 ел ахырында шундый төбәк Үзбәкстан, аерым алганда, Ташкент булган. 1941 елның кышында илнең үзәк төбәкләреннән төрле җинаятьчел элементлар җылы һәм тук төбәккә агылган.
Ул вакытта Үзбәкстан ССРы башкаласы административ яктан алты районга бүленгән. Әмма бу формаль яктан гына. Чынлыкта шәһәр җинаятьчеләр шайкалары арасында бүленгән, һәм нәтиҗәдә, талаулар һәм фатир басулар саны күп тапкырга арткан. Мондый хәлне Ташкент халкы күргәне булмый. Элек фатир ишекләрен дә бикләмәгән шәһәр кешеләре өчен 1941 ел ахырында төрле җинаятьләрнең артуы чын шок була.
Урындагы милиция криминал дулкынын туктата алмый. Күп кенә тәҗрибәле белгечләр, илдәге кебек үк, фронтка китә. Алар урынына яшь кадрлар килә, аларга оператив рәвештә һөнәргә өйрәнергә туры килә.
Хәлне немецлар оккупацияләгән районнардан качакларның күпләп килүе дә катлауландыра. 1942 ел башына Үзбәкстан халкы бер ярым миллионга арта. Ташкентка эшчеләр һәм аларның гаилә әгъзалары белән бергә йөздән артык предприятие эвакуацияләнә.
Ташкентта җинаятьчелекнең артуы ил җитәкчелегендә җитди борчу тудыруы гаҗәп түгел. Эш шуңа барып җитә ки, 1942 ел башында Үзбәкстан ССРы башкаласына НКВДның Баш идарәсе аппаратының Александр Овчинников җитәкчелегендәге иң яхшы белгечләр бригадасы җибәрелә. Аңа бурыч төгәл итеп куела: шәһәрне җинаятьчеләрдән чистартырга.
Махсус бригада үз бурычын үти: кырык көн эшләү дәверендә берничә банданы юк итә, 79 кеше үтерүчене һәм 350 кеше талаучыны җинаять җаваплылыгына тарттыра. Хәрби вакыт законнары буенча 76 җинаятьче атып үтерелә. Калганнары урман кисәргә Колымага озатыла.
Басмачлар баш күтәрә
Ул вакытта Урта Азиядә эш иткән иң куркыныч криминаль төркемнәрнең берсе булып милициянең элекке хезмәткәре Мозаффар Алиев җитәкчелегендәге шайка саналган.
1942 елның октябрендә район милиция бүлеге бинасында кизү торганда Алиев корал бүлмәсен ача, биш винтовка ала һәм билгесез юнәлештә качып китә. Тиздән Таҗик ССРының Куляб өлкәсе территориясендә ике дистә кешедән торган шайка пәйда була. Криминаль эшчәнлектән тыш, бандитлар халыкны Кызыл Армиягә чакырудан качарга һәм власть органнарына каршы актив агитация алып барган.
Моннан тыш, Алиев һәм аның әшнәсе, партия район комитеты пропаганда бүлегенең элеккеге инструкторы Мирзоев, күрше Әфганстан территориясендә яшеренгән басмачлар белән элемтә урнаштырырга тырышып карыйлар. Басмачларны совет властена каршы һәм Урта Азия республикаларын СССРдан аеру өчен кораллы восстание оештыру өчен файдалануны күздә тоталар.
Хәер, бандитларның планнары барып чыкмый. НКВД кабул иткән махсус чаралар нәтиҗәсендә 1942 ел ахырына төркемнең күпчелек әгъзалары кулга алына яки кулга алганда үтерелә.
Әмма Алиев качып котыла. Берничә ай рәттән аны Советлар Союзының бөтен милициясе эзли, әмма нәтиҗәсез. Соңыннан ачыклануынча, Алиев, тауларда качып, үз шайкасына яңа тарафдарларны җыюын дәвам иткән. Һәм шактый уңышлы. Инде 1943 елның маена Алиев бандасы кырык кешегә җитә. Алар барысы да Кызыл Армиядә хезмәт итүдән качкан кешеләр була.
Алай гына да түгел, Алиев һәм аның әшнәләре басмачлар башлыклары белән элемтәгә керә. Шуларның берсе — Шали Рәхмәт Раджабоб — Алиев совет властена каршы кораллы көрәш башласа, кешеләр һәм корал белән ярдәм итәчәген ышандыра. Уңышсыз чыккан очракта Раджабоб Алиевка һәм аның ярдәмчеләренә совет-әфган чиген кичүдә ярдәм итүне гарантияли.
Үзбәк ССРы НКВДның бандитизмга каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләренең таҗик коллегалары белән берлектә уздырган махсус операциясе нәтиҗәсендә бөтен шайка юк ителгән. Өч бандит урында юк ителә, ә калганнары кулга алына.
Казах далаларында
Гомумән, Урта Азия һәм Казахстан сугыш елларында совет хокук саклау органнарына күп мәшәкатьләр тудырган. Әйтик, 1942 елның җәендә Казахстан ССРының Караганда өлкәсе территориясендә Ржиман Омаров җитәкчелек иткән куркыныч банда барлыкка килә, ул 1920нче елларда ук раскулачить ителгән бай булган. Билгеле булуынча, сугыш башланганда Омаров Кызыл Армиягә чакырыла, әмма хәрби частьтан кача, урау юллар белән Караганда өлкәсенә кайтып җитә. Омаровның иң якын әшнәләре дә шундый ук дезертирлар була. 1942 елның сентябренә Омаров шайкасында илле кеше саналган.
Берничә ай дәвамында бандитлар вакыт-вакыт колхозларга һәм геологик-разведка партияләренә һөҗүм итә, мал-туар, ашлык һәм азык-төлекне урлап алып китәләр. 1942 елның июль-августында гына җинаятьчеләр өч йөз баш атны урлап киткәннәр. Бандитлар хәтта Казахстандагы НКВДның төзәтү-хезмәт лагерьлары бүлекләренә һөҗүм иткән. Мондый һөҗүмнәр вакытында төркемгә кушылган җинаятьчеләр хисабына бандада кешеләр саны арткан.
1942 елның сентябрендә Казахстан ССРы НКВДсының бандитизмга каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бандитларны ачыклау һәм юк итү буенча махсус операцияләр уздырылган. Берничә көн дәвамында Казахстан даласында фронттагы кебек каты атышлар яңгырый. Нәтиҗәдә, бандитлар барысы да юк ителә.
Урта Азия республикаларының милиция хезмәткәрләре өчен иң авыр 1942 елда гына гомум катнашучылар саны 2 мең 625 булган 285 банда ачыкланган һәм юк ителгән, шулай ук Кызыл Армиядән һәм хәрби хезмәттән качып йөрүче 18 меңнән артык дезертир тоткарланган.
“Танго” операциясе
1942 елда шундый ук җинаятьчелек арту белән Саратов милициясе очраша. Август ае җинаять-челәр белән көрәшүчеләр өчен аеруча авыр була. Бу вакытта Сталинград янында канкойгыч сугышлар бара. Иң авыр сугышлар вакытында хәрәкәттәге армиядән качучы дезертирлар саны арткан. 1942 елның августында берничә йөз качкын күрше Саратовта төпләнеп кала. Нәтиҗәдә, шәһәрдә җинаятьчелек дәрәҗәсе бермә-бер арта. Дезертирлар шайкага берләшә, кибетләргә һәм складларга, саклык кассаларына һөҗүм итә, ялгыз юлчыларны талый һәм үтерә, спекуляция белән актив шөгыльләнә.
Луговский-Бизяев бандасы аеруча куркыныч булуы белән аерылып торган. Төркем составына унике кеше кергән. Берничә ай дәвамында бандитлар шәһәр халкын куркытып тотканнар. Эш шуңа барып җитә ки, кешеләр төнге сменага эшкә барудан баш тарталар, чөнки эш урынына караңгыда барырга туры килә, җинаятьчеләр кулына эләгү куркынычы аеруча югары була.
Луговский-Бизяев төркеме 1943 ел башында Саратов милициясе тарафыннан “Танго” дигән махсус операция барышында юк ителә. Шәһәр җинаятьчеләрен эзләүгә ярдәмгә СССРның НКВД гаскәрләре бригадасы килә. Уртак гамәлләр нәтиҗәсендә Саратов җинаятьчеләрдән чистартыла. Бандитлардан 2 миллион сум, 2100 сум алтын тәңкәләр, биш килограмм диярлек алтын һәм 360 АКШ доллары алына.
Өченче башкала серләре
1944 ел башына СССРның иң криминоген шәһәрләренең берсе Куйбышев була. Һәм моның үз сәбәпләре бар. Эш шунда ки, 1941 елның көзеннән 1943 елның җәенә кадәр нәкъ Куйбышев, асылда, илнең башкаласы булган. 1941 елның октябрендә, фронт Мәскәүгә туп ату ераклыгында килеп җиткәч, хөкүмәт учреждениеләре һәм чит ил дипломатлары Куйбышев шәһәренә эвакуацияләнә. Ул вакытта Советлар Союзы егерме ил белән дипломатик мөнәсәбәтләрдә булган. Илчелек өчен Куйбышев үзәгендәге иң яхшы биналар бирелә.
Югары Башкомандующий Иосиф Сталин өчен Куйбышев шәһәре үзәгендә биш катлы бинада эш кабинеты җиһазландырыла. Кабинет икенче катта урнаша, ә бина астында, 30 метрдан артык тирәнлектә бункер ясала.
Боларның барысының да җинаятьчелеккә нинди мөнәсәбәте бар? Хөкүмәт учреждениеләре һәм чит дәүләтләрнең дипломатик миссияләре Куйбышевка эвакуацияләнгәнлеге ачыклангач, шәһәргә шунда ук бөтен илдән жуликлар килеп тула. Сугыш елларында шундый ук картина чит ил кешеләре булган барлык шәһәрләрдә — Мурманск, Архангельск, Владивостокта күзәтелгән. “Шома” эшкуарлар, сугыш еллары кырыс булуга карамастан, яшерен сәүдә эшләрендә алтын, антиквариат, легаль булмаган валюта операцияләрендә бик зур байлык туплый алган. Менә Куйбышевта да 1943 ел ахырына жуликлар шулкадәр күп җыелган ки, хәтта гадәттән тыш чаралар күрергә туры килгән. 1944 елның язында СССР НКВДсы җитәкчелеге карары белән урындагы хезмәттәшләренә ярдәмгә җинаятьчеләрне эзләү белгечләре бригадасы җибәрелә. Бу махсус операциянең нечкәлекләре әлегә кадәр ачылмаган сер булып саклана. Нәтиҗә яхшы билгеле: Идел буендагы шәһәрдә ай ярым эчендә тәртип урнаштырылган.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.