

ГТРК "Башкортостан" хәбәрчесе белдергәнчә, 18 июльдә Бакалы авылында судта чик кую чарасын сайлап алу процессында 23 яшьлек гаепләнүче журналистларның һәлак булган кызларның туганнарына нәрсә дә булса әйтергә теләве турында сорагач, елаган.
Элегрәк суд 2022 елның 18 сентябренә кадәр авария сәбәпчесен сак астына алу турында карар чыгарган иде.
Төбәк Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган.
Шикләнелүче әти-әнисе белән яши. Ул төндә аның машинасы ишегалдында, гаражда торган. Барысы да йоклаган арада, егет автомобиль ачкычын ала һәм руль артына утыра.
"Бөтен гаиләне рисвай итте, улымнан мондыйны көтмәгән идем. Аның эше, һөнәре буенча грамоталары бар. Ул "Газпром" да эшли иде. Беркайчан да сынатмады. Мин көтмәгән идем аннан мондый хәлне, аңлыйсызмы?" - дигән ата кеше "БСТ" хәбәрчесенә.
Фото: башньюс