

Башкортстанда укучылар ягулык саклау өчен резервуарларның бер өлешен салдырып, аларны металлоломга тапшырган, аның өчен 400 сум акча алганнар.
Нәтиҗәдә, аларның кылыгыннан соң зур күләмдә нефть агып чыга – зыян 56 мең сумга якын тәшкил итә. Ашыгыч хезмәтләр тарафыннан 150 квадрат метр мәйданда ягулык-майлау материаллары агу нәтиҗәләрен бетерү өчен чаралар күрелгән.
Полиция хезмәткәрләре шикләнелүчеләрне видеокүзәтү камералары ярдәмендә тапкан. Алар - 14 һәм 15 яшьлек малайлар, Калтасы районы Краснохолмский авылының 8нче һәм 9нчы сыйныф укучылары. Үсмерләр гаебен таныган.
Бу зыянны әти-әниләре капларга тиеш була торгандыр инде...
Фото: "МВД по РБ"