+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
20 июль 2022, 02:55

Кайгы янә ишек каккан...

Бакалыда яшәүче фельдшер Лилия Маликованың фаҗигасе турында кичә язган идек. Аның ишеген янә ачы кайгы каккан...

Бакалыда фаҗигагә тарыган кызларның берсе аның улының сөйгәне булган.   "Газраил җиргә төшеп, тилереп корбаннарын эзләп йөргән кебек. Алган саен аз аңа корбаннар. Яшәргә дә өлгермәгән балаларның гомеренә кулын сузды бүген. Менә ни гөнаһлары өчен?
Чәчкә кебек гомерләре өзелде дүрт алма кебек кызның. Кемнеңдер акчалары, байлыклары күпме гаиләгә кайгы чәчте. Бер исерек егет аркасында күпме күтәрә алмаслык ачы кайгылар килде. Бала кайгысыннан әниләре акылдан шашкандай бөгелде. Соңгы сулышларына кадәр йөрәк ярасы.
  Минем кайгым кечерәеп калгандай булды бүгенге хәлләрдән соң. Йөрәгем шартлый язды баласын югалткан ананы күргәч. Сыгылып төшеп елаган Аняның әнисенә юатыр сүзләр таба алмадым. Ә улым бөтенләй үз эченә бикләнде. Бер атна эчендә гаиләмә ике авыр кайгы килде. Аерылу кайгы булмаган икән, кайгының чын йөзен күрә башладым.
  Бу дөньяда кеше акча мал җыя, бер-берсенең кадерен белми. Күңеленә якын кешеләрен югалта. Яратуларын дөнья малына алыштыралар. Ә ни өчен? Мәңгелеккә килдекме бу дөньяларга? Болай да кешеләрнең гомере кыска бит. Ә без үзебезнең акылсызлыгыбыз аркасында, болай да кыска гомеребезне кадерсезлибез.
  Бүген котычкыч фаҗигадә улымның йөргән кызы Аняның чәчәктәй гомере өзелде. Үз кызым кебек ярата идем үзен. Җанымның өзгәләнүен сүзләр белән генә җиткерә алмыйм. Урыннары оҗмахта булсын якыннарымның.
Хәер догада булыгыз, дусларым.
Тормышта терәк, кайгы-шатлыкта бергә булуның серенә төшендем ныклап. Авыр ялгызыма кайгы күлләрендә", - дип язган Лилия социаль битендә.
  Нык, сабыр булыгыз, Лилия!

Фото: Уфа1.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас