+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 июль 2022, 07:20

"Әлбәттә, алар улыма нәфрәт белән карый..."

Бакалыда фаҗигадә гаепле егетнең әнисе  һәлак булганнарның гаиләләре белән очрашырга тели.

"Әлбәттә, алар улыма нәфрәт белән карый..."
"Әлбәттә, алар улыма нәфрәт белән карый..."

UFA1.RU Бакалы авылында дүрт кызны бәрдергән 23 яшьлек шоферның әнисе белән сөйләшкән. Аның сүзләренә караганда, гаилә һәлак булганнарның әти-әниләре белән очрашырга планлаштыра. Бу вакыйганы хатын «фаҗига һәм шок» дип атый.

- Һәлак булганнарның әти-әниләре белән очрашырга кирәк. Гафу үтенергә. Ярдәм итәргә. Ни генә булса да. Без дә шок хәлендә идек, шуңа күрә моны эшләү мөмкинлеге юк иде. Әлбәттә, алар барысы да Марска нәфрәт беән карый. Кызлар кызганыч, - дигән "Ауди" шоферының әнисе.

— Улым бик нык борчыла. Моның белән ничек яшәргә кирәклеген белми. Без барыбыз да шок хәлендә. Ул даими эчә торган егет түгел. Беркайчан да аракы эчми. Ул ике шешә сыра эчә ала һәм эчкәч беркайчан да руль артына утырмады, - дип хәбәр итә ханым. — Ул кичтә ике кружка сыра эчкән, өйгә такси белән кайтты, йокларга ятты, аның артыннан ак «Приори»да танышы килгән. Мин аның Марска әйткән сүзен белмим, әмма ул машина ачкычын алды һәм чыгып китте.

— Ул 25 июльдә төньякка эшкә җыена иде. Вахтага барып кайтам да, өй сала башлыйм, гаилә корам диде. Ә хәзер юл-транспорт һәлакәтеннән соң ничек яшәргә?

Элегрәк башка туганнары Марсның алдагы көнне нефть институты филиалында югары белем турында диплом алуы турында сөйләгән иде. Аларның сүзләренә караганда, яшь кеше олы мөстәкыйль тормыш бусагасында булган.

Һәлак булган кызларга 16-19 яшь иде.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: