+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
24 июль 2022, 12:10

Бер мизгелдә бала юк!

Кичә Уфада 8нче кат тәрәзәсеннән егылып, яшь ярымлык бала һәлак булган.

Бер мизгелдә бала юк!Бер мизгелдә бала юк!
Бер мизгелдә бала юк!
Красин урамындагы 19нчы торак йортның 8нче катында урнашкан фатир тәрәзәсеннән бала егылды дигән мәгълүмат бердәм диспетчерлык хезмәтенә килә. Урынга ашыгыч хезмәтләр җибәрелә.

"Кызганычка каршы, килгән ашыгыч ярдәм бригадасы яшь ярымлык малайның үлемен раслады", — дип хәбәр иттеләр шәһәрнең гражданнарны яклау идарәсендә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул әнисе һәм әбисе белән өйдә булган.

Башкортстанның Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бер яшь ярымлык малайның үлеме факты буенча тикшерү үткәрелә.

Балаларны караучысыз калдырмагыз, бигрәк тә тәрәзәләр ачылган бүлмәләрдә! Фаҗига өчен берничә секунд вакыт җитә! Әгәр өйдә кечкенә балалар бар икән, тәрәзәләргә махсус фиксатор урнаштырыгыз яки бала ача алмасын өчен тоткаларын алып куегыз.

Фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас